Газетага язылу

Белгеч кырмыска тешләүнең нинди хәтәр белән янавын аңлатты

Кырмыска тешләү аллергиясе күзгә бәрелеп тормаган, бәлки кайдадыр “яшеренеп яткан” кешеләргә куркыныч белән янарга мөмкин.

Эколог Илья Рыбальченко Life.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның сүзләренчә, бөҗәк тешләгәндә агу бүленеп чыга. Ә организм аны төрлечә кабул итәргә мөмкин. Берәүләрнең тешләгән урыны кычыта, икенчеләренең исә бөтен тәненә кычыту тарала, хәлсезлек барлыкка килә, иреннәре шешенә, сулыш алуда кыенлыклар барлыкка килә. Билгеләре шундук түгел, ә берничә сәгатьтән соң пәйда була.

Белгеч сүзләренә караганда, Solenopsis дигән утлы кырмыска аеруча зур куркыныч белән яный, чөнки ул казналыгы белән тән тиресен эләктереп, берничә тапкыр тешли. Рыбальченко бөҗәк тешләгәннән соң бит шешсә, сулыш юлларында гыжлау барлыкка килсә, баш әйләнсә, сөйләшүдә кыенлыклар барлыкка килсә, шундук “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга киңәш иткән.

Бу очракта аллергия үлем белән янарга мөмкин, дип кисәткән ул. “Ашыгыч ярдәм” килгәнче, кырмыскадан зыян күрүчене, аякларын өскә күтәреп, яткызалар һәм, сулышы кысылмасын өчен, су  эчертмиләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре