Газетага язылу

Белгеч кышка әзерләп куелган салат һәм компотларны күпме сакларга мөмкин булуын аңлатты

Банкаларга маринадлап-консервалап куелган яшелчә-җиләк-җимешне бер ел саклауда торганнан соң кулланмавың хәерле.

Хәтта тышкы “кыяфәте” әйбәт булып, капкачы күпермәсә дә. Ләкин саклау срогы продукт төренә һәм консервлау-маринадлау ысулына бәйле, дип сөйләп үткән “Роскачество” белгече “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Мәсәлән, герметик банкаларга тутырып тозланган-маринадланган яшелчә ике елга кадәр саклана. Шул ук вакытта уксус белән әзерләнгәненең саклау вакыты бер елдан артмый. Әчетеп тозланган  кәбестә, салкынча караңгы урында сакланган очракта – сигез айга кадәр, лечо һәм яшелчә икрасы – 9 айга кадәр үзенчәлекләрен саклый.

Компот һәм кайнатманы да бер ел эчендә ашап бетерергә кирәк, чөнки болары да акрынлап  үзләренең витаминын югалта. Иң хәтәре – гөмбә. Капкач белән борып ябылган банкадагы гөмбәдә хәтәр микроорганизмнар барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә хәтта сыйфатлы итеп әзерләнгәнен дә бер елдан артык сакларга ярамый. Ә инде капкачы кабарса, тозлыгы болганчыкланса, банка эчендә газ куыкчыклары пәйда булса, мондыен ыргытырга гына кала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре