Икътисадчы Александр Разуваев “Абзац” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Белгеч әйтүенчә, бензин бәясе һәм инфляция товар хакында чагылыш табачак, ягулык кыйммәтләнмәгән урыннарда да инфляция үзенекен итәчәк. Ул товарларны нәкъ менә хәзер – арзанрак вакытта сатып алырга киңәш иткән, чөнки барлык товарның бер үк вакытта кыйммәтләнергә мөмкин булуын билгеләп үткән. Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин киңәшмәдә ягулык базарындагы хәлләрне җайга салырга кушты. Дәүләт башлыгы ягулык күләмен арттыруны, кулланучыларга аны “буй җитәрлек” бәядән сатуны таләп итте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез