Газетага язылу

Белгеч машинаны карлы һәм салкын көннәргә алдан әзерләргә киңәш итә

Көчле кар яуганда һәм салкын көннәрдә машина йөртүчеләргә автомобильне әзерләүгә, аны чистартуга һәм кышкы юлларда сак йөрүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу хакта автоэксперт Дмитрий Попов белдерә, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, автомобильне кышын эксплуатацияләү өч төп моментны үз эченә ала: салкыннарга әзерләнү, кар һәм боздан чистарту, шулай ук катлаулы һава шартларында машина йөртү үзенчәлекләре.

Попов алдан ук катмый торган сыеклыклар сатып алырга, ә кирәк булганда машинаны җир асты парковкаларында җылытырга киңәш итә. Ул билгеләп үткәнчә, -15 градустан түбәнрәк булганда кайбер автомобильләр, бигрәк тә Кытайда җитештерелгәннәрнең ишекләре бикләнеп калырга мөмкин. Мондый очракларда эксперт ачуны пассажир ишегеннән башларга киңәш итә.

Автоэксперт ассызыклаганча, тәрәзә пыялаларын гына түгел, автомобиль түбәсен дә җентекләп чистартырга кирәк.

Моннан тыш, буксирлау тросы һәм кар көртләреннән чыгу өчен тәгәрәп китүләргә каршы пластиналар булдыру тәкъдим ителә.

«Идарә иткәндә кискен хәрәкәтләр, кискен маневрлар ясамаска тырышыгыз. Барлык хәрәкәтләрне салмак, акрын башкарырга кирәк. Алдан ук дистанция саклап барырга һәм тизлекне арттырмаска кирәк», – дип билгеләде Попов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре