Белгеч нәрсәләргә салым салынмавын аңлатты

«Салым түләп бетерү вакытына күп калмады. Нәрсәләргә салым салынуын, ә нәрсәләргә салынмавын искә төшереп үтсәгез иде», – дип сораган Балык Бистәсенән Лилия Нуруллина.

Сорауга юрист Булат Закиров җавап бирде.

 

Физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ) түләнә:

* хезмәт хакыннан, хезмәт килешүе буенча башка түләүләрдән;

* 5 елдан кимрәк вакыт дәвамында милектә булган фатир яки йорт сатудан. Мираска якын туганыңнан бүләккә алынса, сатылган торак бердәнбер милек булса – 3 ел вакыт каралган;

* сатып алынуына 3 елдан кимрәк вакыт узган машина сатудан;

* банкка салынган акча буенча билгеле бер күләмнән арткан процентлардан;

* елына 4 мең сумнан арткан күләмдә лотерея отудан;

* дус-ишләр, хезмәттәшләр һәм танышлар бүләк иткән күчемсез милектән, машина, акцияләрдән, бизнестагы өлештән.

 

Салым салынмый:

* пенсиягә, стипендия, әйтик, йөклелек һәм бала тудыру буенча төрле түләүләргә;

* билгеле бер шартлар үтәлгән очракта, ике һәм күбрәк балалы гаиләнең торак саткан акчасына. Мәсәлән, фатир сатудан кергән акча зуррак мәйдандагы яңа торак сатып алуга тотылса;

* якын туганнар – ата-ана, ир (хатын), балалар, әби-бабай, бертуган абый-эне, апа-сеңелләр бүләкләренә.


 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре