Газетага язылу

Белгеч ни өчен еш юынырга кирәклеген аңлатты

Сирәк су процедуралары гөмбә авырулары һәм тире ялкынсынулары куркынычын арттыра ала. Бу хакта Дәүләт агарту университетының Табигый фәннәр факультеты деканы вазифасын башкаручы, биолог Ирина Лялина белдерде.

Белгеч сүзләренчә, тирне, тире маен һәм үлгән күзәнәкләрне даими юып төшермәсәң, тиредә патоген микроорганизмнар үрчү өчен уңайлы мохит туа. Бу акне һәм ялкынсынулар, шулай ук дерматофития һәм кандидоз кебек авыруларның барлыкка килүенә китерергә мөмкин.

«Безнең тиребездә миллиардлаган бактерия яши. Тирне, тире маен һәм үлгән күзәнәкләрне юып төшермәгәндә, алар өчен идеаль туклыклы мохит барлыкка килә. Файдалы бактерияләр патогеннар тарафыннан кысрыклана, бу ялкынсынуларга һәм акнега китерә. Гөмбәләр дә юеш һәм җылы мохитны яраталар, шуңа күрә тире бөгелешләрендә су тору дерматофития һәм кандидозга туры юл булып тора», – дип кисәтте Лялина.

Моннан тыш, тире мае окисьлашуы начар ис, контакт дерматит һәм тире ялкынсынуына сәбәп булырга мөмкин.

Биолог билгеләп үткәнчә, душ керү ешлыгы тормыш рәвеше, климат һәм тире үзенчәлекләренә бәйле. Актив тормыш алып барганда, тирләү артканда һәм тире майлы булганда, ешрак юыну кирәк. Башлангыч күрсәткеч итеп, белгеч көн саен душ керергә тәкъдим итә, ә коры тиреле кешеләргә исә саклагыч липид катламыны зыян салмау өчен, көн аралаш су процедуралары алырга киңәш итте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре