Газетага язылу

Белгеч ни өчен зефирның тәм-томнар арасында иң әйбәте булып торуын аңлаткан

Диетолог, медицина фәннәре кандидаты Елена Соломатина “Радио 1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ни өчен зефирның тәм-томнар арасында иң яхшысы булып торуы турында сөйләгән.

“Зефирда да шикәр, патока барыбер беренче урында тора. Шуңа күрә шактый ук татлы. Әмма анда файдалы куерткыч матдәләр: агар-агар, желатин, пектин бар. Желатин, мәсәлән, коллагенга йогынты ясый. Ә бу – безнең тырнаклар, буыннар. Агар-агар токсиннарны, артык шикәр, майларны чыгарырга ярдәм итә. Пектин – иммун системасы өчен шул ук файдалы клетчатка. Әле тагын зефирның нигезен алма тәшкил итә, аның файдасы турында  исә әйтеп тә торасы юк”, – дип билгеләп үткән Соломатина.

Ул шулай ук, көпшәк булуы сәбәпле, тәм-томның күләмле күренүе һәм тазарудан куркучыларга организмнарын алдауның бик әйбәт ысулы булып торуы турында сөйләп үткән. Шулай да канында глюкоза микъдары тиешледән зуррак булганнарга, шикәр чиреннән яки артык авырлыктан интегүчеләргә зефир куллану киңәш ителми.

“Зефирны өй шартларында үзеңә дә ясарга: шикәр өстәмәскә яки шикәр алыштыргычлардан файдаланмаска мөмкин. Зефир, как, мармелад – барлык тәм-томнар арасында иң яхшысы”,  – дип йомгак ясаган сүзенә эксперт.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре