Газетага язылу

Белгеч озакламый студентлардан имтиханнарны күбрәк телдән ала башлаячакларын белдерде

Мәгариф системасында ясалма фәһемнән торган саен киңрәк файдалану студентлар белемнәрен тикшерү ысулын үзгәртүгә китерергә мөмкин.

Аерым алганда, телдән җавапларга, практик биремнәргә күбрәк игътибар биреләчәк. «Контур университета» ректоры Борис Славин «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Моңа кадәр Россия фән һәм югары белем  министры Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, ясалма фәһем технологияләрен үстерү диплом эшләрен яклау рәвешен үзгәртүгә китерәчәк. Аның әйтүенчә, тестны тикшерү түгел, бәлки телдән җаваплар игътибар үзәгенә алыначак, чөнки бары тик шулай гына студентларның чынбарлыктагы белем дәрәҗәсен бәяләп булачак.

Славин басым ясап әйткәнчә, якындагы елларда университетларга ясалма фәһемне бик яхшы белгән студентлар киләчәк, бу исә укыту һәм белем дәрәҗәсен бәяләү алымнарын даими үзгәртүне таләп итәчәк.

Белгеч сүзләренә караганда, бәяләү системасы, чыннан да үзгәртеләчәк. Ләкин бүген-иртәгә түгел, чөнки гамәлдәге мәгариф программаларын һәм белем дәрәҗәсен бәяләү алымнарын өлешчә генә үзгәртергә мөмкин. Ә менә яңа программалар ясалма фәһемнән киң файдалануны исәпкә алып төзеләчәк. Болары укытучының студент белән күбрәк телдән аралашуына корылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре