Газетага язылу

Белгеч Россиядә гаилә ипотекасы буенча түләүләрнең бер ярым тапкыр артырга мөмкин булуын әйтте

Әгәр ташламалы ставканың гамәлдә булу вакыты 15 елга кадәр кыскартылса, Россия заемщиклары өчен гаилә ипотекасы буенча айлык түләү бер ярым тапкыр артырга мөмкин. Бу хакта «Абзац»ка ипотека брокеры Дмитрий Ракута сөйләде.

«Вакытны 15 елга кадәр кыскартуга килгәндә, бу карар заемщиклар файдасына түгел, әлбәттә. Түләү бер ярым тапкыр артачак, ә айлык чыгымнар шактый югары булачак. Мәсәлән, 12 миллион сумлык кредит суммасына 30 елга 6% ставка белән түләү 71 мең булса, вакытны 15 елга кадәр кыскартканда ул 101 мең сумга кадәр җитәчәк. Банкка түләүләр, ким дигәндә, 30 мең сумга артачак. Моннан тыш, мәҗбүри шарт барлыкка киләчәк – сатып алынган торакта пропискага керү. Ансыз ставка шунда ук база ставкасы булачак һәм ташламаны кире кайтарып булмаячак», – дип сөйләде Ракута.

Моннан тыш, Финанс министрлыгы программаны адреслырак итәргә ниятли. Шулай итеп, бер балалы гаиләләр өчен шартлар тагын да катгыйрак булачак, чөнки алар өчен процент ставкасы ике тапкыр артырга мөмкин.

«Бер балалы гаиләләр өчен ставка, планлаштырылганча, 12%ка кадәр артачак. Югары процентны һәм вакытны кыскартуны исәпкә алып, яшь гаиләләр барысын да җентекләп исәпләргә мәҗбүр булачак. Күпләр хәзер торакны арендага алу яки икенчел базарны карау һәм шунда ук әзер торакка күчү өчен төп ставканың кимүен көтү отышлырак дигән нәтиҗәгә киләчә», – дип йомгаклады эксперт.

Исегезгә төшерәбез, массакүләм мәгълүмат чараларында банкларның гаилә ипотекасы буенча ташламалы ставканың гамәлдә булу вакытын 15 елга кадәр чикләүне планлаштырган проектны тикшерүләре турында мәгълүмат пәйда булды. Хәзер заемщиклар өчен ташламалар 30 елга кадәр гамәлдә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре