Татарстанда “әбиләр чуагы” урнашты: якын араларда һава температурасы нормадан 2-3 градуска югарырак булачак. 17 сентябрьгә кадәр шундый коры һәм җылы һава сакланачак. Республика Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Календарь җәе салмак кына “әбиләр чуагы”на күчте. Узган елда да сентябрь башында шундый ук хәл күзәтелгән иде. Әмма бер ел элек мондый чор бик кыска булды”, – дип билгеләп үткән Гоголь.
Аның аңлатып үтүенчә, “әбиләр чуагы” – җәй тәмамлангач, яңгырлардан соң явым-төшемсез җылы һава урнашу чоры ул. Ягъни кыска вакытлы көзге “җәй”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез