Газетага язылу

Белгеч, табиблар килгәнче, ничек итеп беренче ярдәм күрсәтергә икәнен аңлатты

Зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтә белү кешене үлемнән коткарып калырга мөмкин. Беренче ярдәмне теләсә кем дөрес итеп күрсәтә ала.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Андрей Колодкин “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. “Җәрәхәтләнүләрнең, бәхетсезлек очракларының теләсә кайда һәм теләсә кайчан килеп чыгуы бар. Кешенең тамагына нәрсәдер тыгылырга, аңын югалтырга, җәрәхәтләнергә мөмкин. Мондый очракларда, “Ашыгыч ярдәм” килгәнче, теләсә кем беренче ярдәм күрсәтә ала. Әмма гади генә берничә кагыйдәне белергә кирәк”, – дип аңлатып үткән баш белгеч.

Аның сүзләренә караганда, табибка кадәр беренче ярдәм аңны югалтканда, сулыш яки кан әйләнеше туктап калганда, сулыш алуда кыенлыклар барлыкка килгәндә, кан акканда, җәрәхәтләнгәндә, пешкәндә, электр тогына тотылганда, химик матдәдән яки нурланыштан зыян килгәндә, агулы елан чакканда яки хайван тешләгәндә, көзән җыеру өянәгендә, стресс психикага бик көчле зыян китергәндә  күрсәтелә.

“Беренче ярдәм күрсәтү темалары физик культура, биология, иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре кебек фәннәргә кертелгән инде. Шулай ук автомәктәпләрдә дә мондый күнекмәләргә өйрәтәләр”, – дип билгеләп үткән Колодкин. “Бу фәннәрне укытканда, әйтик, авариядә зыян күрүчеләргә яки йөрәк өянәгенә дучар булган кешегә ярдәм итәргә өйрәтәләр.

Мондый очракларда куркып, каушап калмаска, бәлки булган белемнәреңне эшкә җигәргә кирәк,” – дип билгеләп үткән белгеч. Шул ук вакытта иң мөһим кагыйдәләрнең берсе – ничек тә тизрәк “Ашыгыч ярдәм” чакырту. “103” номерына шалтыратканда, диспетчер чакыруны кабул итеп кенә калмыйча, табиблар килгәнче, нәрсәләр эшләргә икәнен дә аңлатачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре