Аның сүзләренчә, иң киң таралган инфекцияләр арасында – талпан вирус энцефалиты, Кырым һәм Омск геморрагик бизгәкләре, иксодлы талпан боррелиозлары, туляремия, шулай ук талпан риккетсиозларының төрле төрләре, шул исәптән Төньяк Азия талпан риккетсиозы (Себер талпан тифы). Моннан тыш, талпаннар кешенең гранулоцитар анаплазмозын, Ку бизгәген һәм башка инфекцияләрне таратучы булырга мөмкин.
Бабура ассызыклаганча, авыру башка юллар белән дә, мәсәлән, талпан энцефалиты вирусы авыру хайван биргән сөт яки сөт продуктларын термик эшкәртмичә куллану аша йога ала.
Шулай ук талпанны кул белән сытканда яки тешләгән урынны кашыганда да авыру йоктыру куркынычы бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез