Танкерлар һәлакәте аркасында мазутның суга агып чыгуыннан Кара диңгезгә нинди зыян килгәнен җылыткач кына билгеләргә мөмкин булачак. Кошларга, балык һәм башка җан ияләренә аеруча зур зыян киләчәк. Биология фәннәре кандидаты, Россиянең атказанган экологы Андрей Пешков “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
“Берникадәр вакыттан соң, дулкыннар тынычланып калгач кына, мазутның суда күпме ераклыкка таралуын аңлау өчен, дистанцион зонд чаралары белән нефть пленкасын алу мөмкинлеге пәйда булгач кына, чынбарлыкта күпме зыян килгәнен аңларга мөмкин булыр дип уйлыйм. Мазутның су өслегендә йөзеп йөргән, яр буйларына бәреп чыгарылган өлешен җыеп булыр, анысы. Тик авыр өлеше төпкә китәчәк... Агулы компонентлары исә җан ияләренә эләгәчәк”. – дип кисәткән “RT” әңгәмәдәше.
Аның әйтүенчә, кошларга, балык һәм башка җан ияләренә аеруча зур зыян салыначак. Шулай ук кешеләргә дә һәлакәтнең тискәре нәтиҗәсен күрергә туры киләчәк. “Әле ярый, ял сезоны түгел. Әмма барыбер һавасын да сулыйлар, балыгын да тоталар... Җылытып, ял сезоны башланганнан соң зур сюрпризлар булыр дип уйлыйм”, – дигән белгеч.
 Аның сүзләренә караганда, экосистеманы торгызуга күп еллар таләп ителәчәк. Шул ук вакытта ул тулысынча торгызылмаска да мөмкин әле”, – дип йомгак ясаган сүзенә Пешков.
 Исегезгә төшерәбез: 15 декабрьдә Керчь бугазында нефть төягән 2 танкер: "Волгонефть-212” һәм "Волгонефть-239” һәлакәткә юлыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, диңгезгә 3,7 мең тонна чамасы мазут агып чыккан. Белгечләр әйтүенчә, шуның аркасында Анапа пляжларында ким дигәндә ике ел ял итү мөмкинлеге юкка чыгарга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез