Татарстанда җәен эссе булачак. Җәйге һәр айда һава температурасының нормадан югары булуы көтелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь сөйләп үткән.
“Россия Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, Татарстанда язгы һәм җәйге айларда һава температурасы нормадан бер градуска югарырак булачак. Явым-төшемнең исә нормадан тайпылмавы көтелә”, – дип сөйләп үткән ул.
Татарстанда сентябрь аенда да һава температурасының бер градус һәм күбрәккә югарырак булуы фаразлана. Синоптик мәгълүматларына караганда, быел җәен хәтәр табигать күренешләре булырга – боз яварга, давыллар кубарга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез