Газетага язылу

Белгеч Татарстанга чын кышның кайчан киләчәген әйтте

Казанга декабрьнең икенче декадасында гына чын мәгънәсендә кыш киләчәк.

“Метео” фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, декабрьнең беренче декадасында, элеккечә үк, бик җылы булачак. Айның беренче декадасы ахыры – икенче декадасы башында гына чын мәгънәсендә кыш киләчәк.
“9-11 декабрьдә генә кышкы һава торышына күчү көтелә. Кар да яварга,   һава температурасы да -5...-10 градуска кадәр төшәргә мөмкин”, – дип билгеләп үткән Шувалов.

Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, бөтен декабрь дәвамында һава торышының нормадан җылырак булачагы көтелә. Белгеч әйтүенчә, Урта диңгез, Балкан һәм Кара диңгез якларыннан бик тотрыклы һава массалары үтеп керүгә бәйле бу. Әлеге күренеш Татарстанга гына түгел, Россиянең бөтен төбәк үзәкләренә хас.

Исегезгә төшерәбез: дүшәмбе көнне республикада, шул исәптән Казанда көндез +4 градуска кадәр, төнлә +2 градуска кадәр җылы булачак. Явым-төшем көтелмәсә дә, болытлы һава.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре