Россиядә туучылар санын арттыру өчен ил халкына яхшы хезмәт хакы һәм яхшы торак белән тотрыклы эш кирәк. Бу хакта РОСТКИ форумында «Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты»ның Социаль өлкә финанс үзәге җитәкчесе Олеся Феоктистова хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
«Без сораштыру үткәрдек - кешеләрдән бала табу өчен нәрсәләр кирәклеген сорадык. Һәм кешеләр тотрыклы эш, яхшы хезмәт хакы һәм торак кирәк, дип җавап бирделәр. Социаль ярдәм 10нчы урында иде», - дип билгеләде ул.
Феоктистова хәзер Россия һәм Татарстан Хөкүмәтләренең балалы гаиләләргә ярдәм итүгә зур көч куюларын өстәде.
«Мин Татарстанның чыгымнар һәм дөрес карарлар буенча ни дәрәҗәдә алда булуын күрәм. Болар барысы да саннарга карап, республиканың башкалар фонында ничек аерылып торуын күргәндә ачык сизелә», - дип белдерде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез