Тырнакка маникюр аппараты кыргычы белән зыян салган очракта педикюр хәтәр белән янарга мөмкин чөнки. Табиб-дерматолог Юлия Иволга “KP.RU ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта аңлатып үткән. Медик сүзләренә караганда, тырнакны, бигрәк тә аякныкын җәрәхәтләүнең инфекциягә яки гөмбәчек белән зарарлануга китерүе бар. “Мондый хәл килеп чыкса, тырнакның төзәлүен көтәргә, шуннан соң гына гель белән буярга кирәк”, – дигән ул.
Табиб әйтүенчә, тырнакның саргаюы яки кызаруы, янындагы тән тиресенең шешеп китүе, исләнүе инфекция билгесе булып тора. Моннан тыш, Иволга билгеләп үткәнчә, гель-лак белән еш буяп тору тырнакларның юкаруына, тиз сынучанга әйләнүенә, “бөгәрләнүенә” китерергә мөмкин.
Шуңа күрә медик педикюр, шулай ук маникюр өчен гель-лакны сирәгәрәк кулланырга, ныгыта торганнарына өстенлек бирергә киңәш иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез