Калган 75 проценты кулланучыларны ялганлый, дигән сүз бу. Бу исә бөтен системага ышанычны киметә. 2023-2024 елларда комитет товар тамгасын законсыз куллану белән бәйле унөч мөрәҗәгать кабул иткән.
– Татарстанда предприятиеләрне тиешле тикшерүләр үткәрмичә генә сертификацияли торган унбиш оешма (орган) булу бигрәк тә нык борчый. Бу логистика мәсьәләсендә зур кыенлыклар тудыра. Күзәтүнең бердәм системасы булмау хәләл һәм хәләл булмаган продукциянең буталуына китерергә мөмкин. Бу проблема бигрәк тә балалар ризыкларына кагыла, чөнки аларда чимал сыйфатына булган таләпләр дини яктан гына түгел, санитар стандартларга да туры килергә тиеш. Җитештерүне тиешенчә контрольдә тотып булмаганлыктан, ризыкларда ярамаган ингредиентлар кулланырга мөмкиннәр, бу исә яшь буынның сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый, – ди Аббас Шляпошников.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез