Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
“Бик сирәк очракларда гына булса да, билгеле бер шартларда, хатын-кыз 60 яшькә кадәр йөккә узарга мөмкин. Ир-атларның сәләте исә 90 яшькә кадәр диярлек сакланырга мөмкин”, – дигән Онищенко.
Академик аныклап үткәнчә, хатын-кызның 60 яшьтә бала таба алуы өчен гормоннарының дөрес эшләве, генетикасының яхшы булуы һәм тиешле медицина ярдәме белән тәэмин ителүе кирәк. Моңа кадәр Онищенко Россиядә яшьлек чоры чиген 40ка кадәр арттыруны тәкъдим иткән.
Аның фикеренчә, хәзерге вакытта кешеләр физик һәм акыл активлыгын озаграк саклый, шуңа күрә гамәлдәге яшь кысаларын үзгәртергә кирәк. Март аенда исә сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының яңа классификациясен (аның нигезендә 44 яшькә кадәрге кешеләр яшьләр исәбенә кертелә) хуплаган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез