Газетага язылу

Белгеч хатын-кызларга көзен мода буенча затлы булып күренү өчен бик кирәкле өч киемне атап үтте

Стилист һәм дизайнер Анна Скороходова “Радио 1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә кием-салымны бик нык алыштырмыйча гына образны яңартып җибәрердәй әйберләрне атап үткән.

Аның әйтүенчә, көзге кием-салымның төп өлешен жикет алып торырга тиеш. Турыга тегелгән классик  жикеттан тыш, мамык яки жаккард кебек сыйфатлы материалдан тегелгән билле, киң иңбашлы, ниндидер декоратив элементлы модельләре дә булырга мөмкин бу.

Белгеч фикеренчә, әлеге кием гәүдәдә капчык кебек эленеп тормаска, бәлки хатын-кызның буй-сынына ятып торырга, матурлыгын “ассызыклап” күрсәтергә тиеш. Икенче мөһим әйбер – ачык төстәге трикотаж. Гадәттәге итәк яки чалбарны заманчаракка әйләндереп җибәрү өчен җете төстәге (зәңгәр, кызыл, яшел) берәр яңа свитер да җитә. 

Ягъни Скороходова  һәр сезон саен ярты шкаф әйберне яңасына алыштырмаска, бәлки булганнарын яңача кияргә өйрәткән. Өченче әйбер – озын итәк: бер ягы икенчесеннән кыскарак, карандаш сымак, бөрмәле яки башкача булырга мөмкин. Белгеч әйтүенчә, мондый итәкне ак блузка, трикотаж яки жакет белән рәхәтләнеп киеп йөрергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре