Газетага язылу

Белгечләр 10 елдан соң кемнәрнең кереме өч тапкыр артачагы турында әйтте

Россиядә цифрлы платформалар аша заказлар буенча эшләүчеләрнең гомуми кереме 2036 елга өч тапкыр (хәзер аларның барлык еллык кереме 5,4 триллион сум булса, 2036 елга 15,6 триллион сумга җитәчәк) артырга мөмкин. Бу хакта «Газета.ru» белгечләр мәгълүматларына таянып яза.

Белгечләрнең белешмәләре буенча, хәзер халыкның кеременең 4,2 проценты чамасы цифрлы платформалар аша эшләүчеләрнекенә туры килә. 10 елдан соң белгечләр бу күрсәткечнең 9,7 процентка җитүен көтә.

Цифрлы платформалар аша заказлар буенча эшләүче өлкәләргә такси, товарлар китереп бирү кебек хезмәтләр, шулай ук махсус сервислар аша вакытлыча эш табучылар  керә.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә быел биш ай эчендә айлык уртача хезмәт хакы узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 13 процентка артып,110,2 мең сумга җиткән.

Татарстанда исә 16,5 процентка үсеп, 97,2 мең сум булган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре