Ведомствода баланслы туклануга өстенлек бирү, менюның калориялелеген киметү һәм физик активлык өстәү мөһим, дип ачыклык керттеләр. Баланслы туклану, белгечләр сүзләренчә, организмны нормага китерергә генә түгел, ә иммунитетны ныгытырга да ярдәм итә.
«Витаминнарга бай ризыкларны һәм кирәкле микроэлементларны игътибарсыз калдырмагыз, бу яшелчәләр, җиләк-җимешләр. Коры җиләк-җимешләр дә бик файдалы - аларда клетчатка, минераллар, микроэлементлар, витаминнар бар, әмма шикәр дә күп, шуңа күрә урталыкны сакларга кирәк», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Ведомствода йоклар алдыннан кефир эчәргә мөмкин, дип өстәделәр. Организмны җайга салу өчен аз-азлап – көненә биш-алты тапкыр кечкенә порцияләр белән ашау туклану тәкъдим ителә .
Ашказаны-эчәклек системасындагы уңайсызлыклар, баш авырту, хәлсезлек яки күңел болгану вакытында белгечләр нәтиҗәлерәк чистарту процедураларын үткәрергә киңәш итә. Шулай ук кыздырылган, тозланган, маринадланган, фастфуд һәм тәм-томнарны рационнан чыгарырга кирәк. Әгәр мондый чаралар ярдәм итмәсә, агулану яки эчәклек системасы авыруларын булдырмау өчен табибка мөрәҗәгать итү мөһим.
«Төп кыенлыкларның берсе – бәйрәмнәрдән соң йокы режимын торгызу. Көн саен бер үк вакытта ятарга һәм уянырга тырышып, әкренләп гадәти йокы расписаниесенә әйләнеп кайту мөһим», – дип аңлаттылар ведомствода.
Моннан тыш, белгечләр ял һәм уртача физик йөкләнеш тәкъдим итә, шул исәптән массаж, сауна яки мунчада җылыну да артык булмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез