Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмалары илләренең сәүдә-сәнәгать палаталары форумында шулай дип белдерде.
Ислам хезмәттәшлеге оешмалары илләренең сәүдә-сәнәгать палаталары форумында ясалма фәһем технологияләрен бар тармакларда кулланышка кертү мәсьәләсе тикшерелде.
– Без 500гә якын хезмәт күрсәтәбез. Эшмәкәрләр белән эшлибез, товарларның килеп чыгышы турында сертификатлар бирәбез, продукциянең Россиянеке булуын раслыйбыз. Бу предприятиенең нәрсә эшләве, кая һәм нәрсә китерүе турындагы мәгълүмат, - дип аңлатты Сергей Катырин. Аның сүзләренчә, ясалма фәһем бүген көнкүреш һәм һөнәри тормышта киң кулланыла. Аннан башка Россия бизнесына хезмәтләрне җитәрлек тиз, уңайлы һәм арзан итеп күрсәтү мөмкин түгел.
ТР Сәүдә сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев исә тирә-юньдәге дөньяның тиз үзгәрүен искәртте һәм бу шартларда «алга барырга» кирәклеген билгеләп үтте.
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев Татарстанның ясалма фәһем кулланып системаларны үстерү эшен җәелдерүдә Россиянең башка төбәкләреннән аерылып торуын ассызыклап үтте.
– Бездә IT-парклар, Иннополис, Казан федераль университеты бар. Төрле структураларда профильле юнәлешләр эшли. Безнең төп бурыч бизнес һәм сәнәгать структурасына таянып барлык тармакларда ясалма фәһем кертү, – дип сөйләде белгеч. Шул ук вакытта ул тулысынча ясалма фәһемгә ышанырга ярамый, дип белдерде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез