Газетага язылу

Белгечләр будильникны «тагын биш минутка» күчерүнең сәламәтлек өчен зыянлы булуын кисәтә

Күпләр иртән йокыдан уянуны җиңеләйтү өчен будильникны берничә тапкыр күчерергә гадәтләнгән. Әмма белгечләр моның организм өчен җитди стресс чыганагы булуын ассызыклый.

Табиблар аңлатуынча, будильник шалтыраган саен кешенең йокысы бүленә, ә соңыннан организм яңадан тирән йокы фазасына керергә тырыша. Ләкин берничә минуттан сигнал тагын яңгырый һәм йокы кисәк кенә өзелә. Мондый өзек-өзек йокы организмга тулысынча ял итәргә мөмкинлек бирми. Нәтиҗәдә, көне буена арыганлык, хәлсезлек сизелә, ә нерв системасында киеренкелек һәм стресс туплана.

Белгечләр иртәнге уянуны җиңеләйтү һәм сәламәтлекне саклау өчен гади, әмма нәтиҗәле киңәш бирә: телефонны яки будильникны караваттан ераграк урынга куярга кирәк. Бу очракта иртән сигналны сүндерү өчен урыннан торырга туры киләчәк. Аякка басу һәм бераз хәрәкәтләнү организмга тизрәк уянырга ярдәм итә, кире ятып йоклап китү теләген бетерә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре