Газетага язылу

Белгечләр Яңа елда күпме акча тотылганын исәпләп чыгарган

Илдә Яңа ел бәйрәмен каршылау чыгымнары уртача 64 мең сумнан артып киткән.

ВЦИОМ нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Акчаның күп өлешен туганнар һәм якыннарына бүләк алу өчен тотканнар. Бу үзе 30мең сум дигән сүз. Чыгымнарның икенче өлешен күңел ачу чараларына –балаларны чыршы бәйрәменә йөртү, театр, рестораннарга баруга сарыф иткәннәр. Табын әзерләүгә киткән акча –чыгымнарның өченче өлеше. Монысы өчен 12мең сум кирәк булган.

Булган акчаны тиз арада тотып бетерергә була анысы. Әмма белгечләр гыйнвар буе яшисе барлыгын да онытмаска куша.
– Декабрь аенда алган хезмәт хакыгыз бәйрәм генә түгел,башка чыгымнарны да капларга тиеш. Ул акчаны коммуналь хезмәтләр, интернет, телефон өчен түләүгә, кредит һәм көндәлек мәшәкатьләргә дә бүлегез. Аны аерым исәп-хисап счетына яки башка урынга җыеп куегыз. Гаилә белән ял итү кыйммәт булырга тиеш димәгән. Өйдә бергәләп кино карарга, паркларга саф һава суларга чыгарга мөмкин.Күп кенә оешмалар бушлай яки ташламалы чаралар тәкьдим итә, – ди хисапчы Екатерина Анишина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре