Әлеге исемлеккә сатучы-консультант (вакансияләрнең гомуми саныннан 7 %), сату буенча менеджер (6%), йөртүче-экспедитор (4%), төрле эшләр башкаручы (разнорабочий – 4%), курьер (3%), пешекче (3%), шулай ук бухгалтер, кладовщик, товар төрүче һәм электромонтажник (икешәр процент) кергән, дип яза “Лента.ру”.
Клиентларның шикаятьләре белән эшләү күнекмәләренә ия булган сатучы-консультант аена 90,3 мең сумга кадәр акча эшләргә мөмкин. Клиентлар белән эшләү буенча менеджер – 158 мең сумга кадәр ала. Инглиз теле белүче йөртүчегә – 250 мең сум, чит илләргә йөрү күнекмәләренә ия булган йөртүчегә – 210 мең сумга кадәр, А категориясендәге таныклыкка ия булучыга – 200 мең сумга кадәр түлиләр.
Мебель җыя белүче эшчегә – 166 мең сумга кадәр, монолит эшләргә җәлеп ителүчегә – 159 мең сум, кирпеч салучыга – 155 мең сумга кадәр акча эшләргә мөмкин. Склад логистикасын белүче курьер – 186 мең сумга кадәр, мерчандайзингны белүче – 207 мең сумга кадәр хезмәт хакына исәп тота ала. Пешекче, икмәк пешерүче яки кондитер – аена 141 мең сум, бухгалтер – 150 мең сум эшләргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез