Алар Россия Хөкүмәте карары белән расланган. Документ узган елда үз көченә кергән. Карарда җир кишәрлегеннән тиешенчә файдалану-файдаланмауны ачыклау мөмкинлеге бирердәй таләпләр билгеләнгән.
Төзелеш өчен билгеләнгән җир, теркәүгә алынганнан соң 5 ел эчендә анда бина яки корылма калкып чыкмаса, файдаланылмый, дип исәпләнелә. Төзелешкә яки территорияне комплекслы үстерү турында рөхсәт кәгазендә башкача срок билгеләнсә генә эшне соңрак башлап җибәрергә мөмкин.
Шәхси торак йорт төзү өчен билгеләнгән кишәрлеккә дә шундый ук кагыйдә кагыла. Ләкин бу очракта җирне рәсмиләштергәннән соң 7 ел эчендә торак йорт төзелеп, теркәүгә алынырга тиеш.
Милекче үз кишәрлегендәге бина яки корылманы төзек хәлдә тотарга тиеш. Түбәсенең, диварлары, тәрәзә пыялалары яки рамнарының җимерек булмавы таләп ителә. Тикшерүче җимереклекләрне ачыкласа, милекчегә торгызу эшләрен башлап җибәрүгә 1 ел вакыт бирелә. Юкса кишәрлектән файдаланмау булып саналачак бу.
Идарә җитәкчесе урынбасары Линар Гатин аңлатып үткәнчә, бакча ширкәтендәге биләмәнең яки шәхси йорт кишәрлегенең чүп үлән белән капланмавы зарури. Аның әйтүенчә, тикшерүче җир биләмәсенең яртысыннан күбрәгендә бер метрдан биегрәк чүп үләннәрнең, шулай ук кыргый агач-куакларның үсеп утыруын ачыкласа, бу да җир турында законны санга сукмау һәм җирдән файдаланмау билгесе булып тора.
Моннан тыш торак пункттагы, шулай ук бакчачылык ширкәтендәге кишәрлек мәйданының яртысыннан артыграгының чүп-чар, төрле калдыклар белән каплануы да биләмәдән файдаланмауга керә.
Бу нормалар 307нче федераль законны (2025 елның 1 мартыннан үз көченә кергән) гамәлгә ашыру кысасында эшләнгән. Анда, шул исәптән җир кишәрлекләрен үзләштерүгә (файдалану өчен әзерләү) өч еллык вакыт күздә тотылган.
Милеккә хокукны теркәүгә үк файдаланып булмый торган кишәрлекләр хуҗалары аларны файдалануга әзерләү чаралары күрергә тиеш. Мондый эшләр исемлеге Хөкүмәтнең аерым карары белән расланган. Аңа җирне тигезләү, биләмәдәге агач-куакларны кисү-төпләү, сазлыклы урыннарны киптерү, туфракны тыгызлау, чүп үләннәрдән арындыру кебек чаралар кертелгән. Инде әйткәнебезчә. мондый эшләр башкаруга 3 ел вакыт бирелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез