«Талпан инфекцияләре сезоны ерак түгел. Хәзер талпан энцефалитына каршы вакцина алу мөһим. Вакцинация берничә прививкадан тора, март ахырына – апрель башына саклану өчен бу хакта бүген кайгыртырга кирәк», – дип билгеләде спикер.
Авдонина сүзләренчә, иммунитет эшләп чыгару өчен ике айга якын вакыт кирәк. Прививкалар куркыныч янаган төркемнәр – эндемик территорияләргә йөрүчеләр өчен бушлай ясала.
Талпан энцефалиты талпан тешләгәндә йога торган иң куркыныч инфекцияләрнең берсе булып кала. Вирустан саклануның бердәнбер нәтиҗәле ысулы – вакцинация.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез