Шунысын искәртергә кирәк: бу сәбәпне күбесенчә шәһәр җирендә яшәүчеләр атаган. Һәм алар арасында хатын-кызлар күбрәк. Аерылу сәбәпләре арасында икенче урында – холыклар туры килмәү. Болай дип ешрак ир-атлар әйткән.
Менә сезгә тагын бер кызыклы статистик мәгълүмат: аерылышу турында таныклыгы булган кешеләр күбрәк шәһәрләрдә, аерым алганда, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә гомер итә. Ә яшькә килгәндә, монда инде чикләр шактый киң: 31 дән алып 50 гә кадәр. Белгечләр бу адымга баруда дин һәм милләтнең дә роле ул кадәр зур булмавын ачыклаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез