Белгород өлкәсе сайлау комиссиясе рәисе Игорь Лазарев журналистларга видеоэлемтә аша төбәктә сайлау кампаниясе ничек баруын сөйләде.
«Белгород өчен җиңел вакыт түгел. Без бөтен илнең белән булуын, игътибарын тоябыз. Бу безгә ышаныч бирә, – дип төбәктәге вазгыять турында сөйләде ул. – Вазгыять җиңел түгел. Сайлау хәвефле шартларда бара. Шушы вакыт эчендә генә дә биш мәртәбә сирена тавышы яңгырады».
Игорь Лазарев сайлау комиссиясе вәкилләрен герой дип атады. «Алар барысы да үз урыннарында эшли, вазгыятьтән курыкмыймс ул-бу була калса, нишләргә икәнен беләләр», – диде ул.
Ул Татарстандагы вазгыятьне дә телгә алды, республиканың алдынгы төбәк булуын әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез