Белмәгәннәр белсен! «Россия» күргәзмә-форумында 2 декабрьдә Татарстан көне узачак

Безне килеп күрегез! Мәскәүдә узучы «Россия» күргәзмә-форумында 2 декабрьдә Татарстан көне узачак. ВДНХда узучы әлеге чарада республиканың икътисад, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, медицина, мәдәният һәм туризмдагы уңышларын тәкъдим итәчәкләр. Тарихы һәм гореф-гадәтләре турында сөйләячәкләр һәм, әлбәттә, милли ризыклар белән дә сыйлаячаклар. Хәтта туй да булачак. Күргәзмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Быел Татарстанга 4 миллионнан артык турист килер дип көтелә. Республикадагы туризм мөмкинлекләре турында «Наша культура/ Почувствуй Россию/ Горы эмоций» павильонында сөйлиләр. Кыш бабай һәм Кар кызын кайда очратып була, милли гореф-гадәтләр белән кайсы экскурсиядә таныштыралар, Казан Кремлендә, Бөек Болгарда, Зөя утрау-шәһәрендә, Алабугада ниләр күрсәтәләр – килгән кунаклар боларның барысын да беләчәк.

Киләсе елда республика башкаласында буласы төп чараларның берсе – «Киләчәк уеннары». Спортның без белгән гадәти төрләрен һәм киберспортны берләштергән бу турнир 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узачак. Мондый чара Россиядә тәүге мәртәбә оештырыла. Шуңа күрә Татарстан гына түгел, бөтен ил өчен яңалык ул. «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» лекциясендә республикадагы шартлар турында сөйләячәкләр. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге шартлар һәм медицина туризмы белән таныштырачаклар. Күпләр өчен яңалык булган Ислам финансы турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Республиканың иң зур компанияләре үз эшчәнлеген күрсәтәчәк.

Татарстан көне рәсми чаралар белән генә чикләнми. Күргәзмәгә килгән кунаклар КНИТУ-КАИда белем алучы Самат белән Сөмбелнең туен күрә алачак. Алар икесе дә күпбалалы гаиләдә үскәннәр. Саматның әти-әнисе – Балтач районында яшәүче Фирая һәм Булат Зыятдиновлар 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин указы белән «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнгән иде. Яшьләр кавышканда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле милли туй йолаларын күрсәтәчәк.

Россия Кухнясы Йортында исә республиканың 10 танылган шеф-повары бәйрәм өстәленә каз, гөбәдия, бәлеш һәм башка тәм-том пешерәчәк. Күрү генә түгел, татып карарга да мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, килгән кунакларны махсус ясалган самавырда пешкән шулпа белән сыйлаячаклар.

«Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнендә эшли башлады һәм киләсе елның апреленә кадәр дәвам итәчәк. Биредә илдәге 89 төбәкнең тормыш-көнкүреше, зур компанияләр, министрлык һәм оешмаларның эшчәнлеге белән таныштыралар.

Фото: Кирилл Зыков/фотохост-агентство РИА Новости

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Россия" күргәзмәсе "Россия" күргәзмә-форумы

Көн хәбәре