Бер әби, подъезд төбендә тимерчыбыкка басып, ток сугудан һәлак булган

Прокуратура әлеге очрак буенча тикшерү уздыра.

Мәскәүдә күпфатирлы йорт подъезды төбендә бер әби, изоляциясез тимерчыбыкка басып, ток сугудан һәлак булган. Бу хакта “RT” прокуратура мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

67 яшьлек хатын-кыз пандус астындагы тимерчыбыкка баскан. Чыбыкны эшчеләр сузган булган.

Прокуратура әлеге очрак буенча тикшерү уздыра. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклананачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре