Фатирның элекке хуҗасы, торагын мошенниклар таләбе белән сатып җибәргәнлеген белдереп, хәзер аны кире кайтаруны таләп итә.
Life мәгълүматлары буенча, Мәскәүдә Александр исемле ир-ат ел ярым элегрәк “Нагатинская набережная” урамында 33 кв.м. мәйданлы бер бүлмәле фатир сатып алган. Фатир 9 миллион сумгә төшкән. Торак бик начар хәлдә булган: идәнендәге зур тишектән подвал күренеп торган ,стена-түшәмнәренең штукатуркасы коелып төшкән.
Ир-ат фатир сатучы пенсионер әбидән: “Кемнеңдер кушуы буенча гына сатмыйсызмы?” – дип тә сораган хәтта. Тегесе исә үз теләге белән сатуына ышандырган. Алыш-бирешне рәсмиләштергәннән соң ир-ат фатирны яхшылап төзекләндерүгә керешкән. Идән, стена, түшәмнәрен ремонтлау 2 миллион сумга төшкән.
Фатирда төзекләндерү эшләре ахырына якынлашкач, элекке хуҗасы янә пәйда булып, янәсе, фатирын мошенниклар таләбе белән сатып җибәргәнлеген белдергән. Әби алыш-бирешнең гамәлдә түгеллеген тану таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән һәм җинаятьчеләргә 2 миллион сум биреп җибәргәнлеген тәкрарлаган. Ул шулай ук сатып алучыга фатир бәясен өлешләп: ай саен 2-3әр мең сум күләмендә кире кайтаруны тәкъдим иткән.
Александр исәпләп чыгарганча, мондый график белән фатир бәясен түләп бетерү өчен 250 елга якын вакыт кирәк булыр иде. Әле ремонтын кертмичә генә...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез