Бер әбинең мәете бикле фатирында 6 ел яткан

Полиция хезмәткәрләре быел 22 мартта фатирны ачып, мумиягә әйләнгән кеше җәсәденә тап булган.

Мәскәүнең Царицино районында өлкән яшьтәге хатын-кызның мәете 6 ел буе бикле фатирда череп яткан. Бу хакта Regnum мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Пенсионер әбине күршеләре инде 2017 елдан бирле күрмәгән. Тик аның күзгә-башка күренмәвенә беркемнең исе дә китмәгән. Шул тирәдә яшәүчеләр әйтүенчә, әби өеннән чыкмыйча диярлек яшәгән һәм кеше белән бик сирәк аралашкан.

Полиция хезмәткәрләре 22 мартта фатирны ачкач, мумиягә әйләнгән кеше җәсәденә тап булган. Үлгән хатын-кызның 1942 елда туганлыгы билгеләнгән. Үлеме сәбәпләре әлегә мәгълүм түгел.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре