Газетага язылу

Бер адым алга, ике адым артка

Үткән атнада финанс базарларында дәвамлы түнтәрелеш дәвам итте. Биткоин 80 мең долларга кадәр түбәнәйде. Американың фонд базарында пәнҗешәмбе көнне генә дә 1 триллион доллар акча юкка чыкты.

Куыкларның шиңүе дәвамлы булырга охшаган. Иң мәшһүр спекулянтлар фонд базарындагы активларын саталар һәм 1929 елгы Бөек депрессиядән дә дәһшәтлерәк кризиска әзерләнәләр. 

АКШта азык-төлеккә бәяләрнең күтәрелүе Трампны Хуҗа Насретдин хәленә куя. Кичә генә керткән тарифларны ул кире ала. Үткән атнада Латин Америкасыннан алына торган сыер ите, каһвә, какао, аш тәмләткеч, помидор, банан һәм әфлисуннарга бәхет елмайды. Аларга кертелгән югары тарифлар юкка чыгарылды. Бу юлы Трампка алтын коелмалар һәм кыйммәтле сәгатьләр бүләк итеп мәшәкатьләнәсе дә булмады. Азык-төлек импортының 74 процентына кертелгән пошлиналар үзләрен акламады. Алар инфляция котыруына гына китерде. Быел каһвәгә бәя 21 процентка арткан, сыер ите 14 процентка кыйммәтләнгән. Күп кенә азык-төлек АКШның үзендә җитәрлек җитештерелми, аларны читтән китертергә туры килә һәм пошлиналарны америкалылар түли. Трамп өчен тавышны аз керемле халык биргән иде. Аның популистик вәгъдәләре бик матур яңгырый иде шул. Хәзер фәкыйрьләр кызыл бейсболкалы лидерга артлары белән борыла. Рейтингы куркыныч дәрәҗәдә түбәнәя. Сораштырулар шуны күрсәтә: халыкның 70 проценты ил икътисады күз яшен түгәрлек дәрәҗәдә начар дип саный, 60 проценты вазгыятьне Трамп сәясәте начарайта, дип уйлый. Аналитиклар якын киләчәктә ул башка товарларга тарифларны да кире алыр дип саный. Арткы тизлеккә күчмичә, алга барып булмый башлады чөнки. 

Овал кабинет хуҗасының абруе Эпштейн файлларына бәйле рәвештә дә түбәнгә тәгәрәде. Сексуаль коллар сәүдәсенә бәйле документларда Трамп исеме дә бар, дигән гауга чыккач, башка чара калмады: Президент барлык файлларны да игълан итәргә дигән законга имза салырга мәҗбүр булды. Файллар Америка сәяси тормышында гына түгел, глобаль сәясәттә дә зур җәнҗаллар чыгарыр, мөгаен. Бик күп ил лидерларының гыйбри Эпштейн клиентлары булганы ачыкланырга тора. 

Илдәге авыр вазгыятьне төзәтергә дип, АКШ Президенты тышкы сәясәттә ашыгыч адымнар ясый. Венесуэла лидеры Мадуроны кулга алу өчен махсус операция әзерләнә. Ул уңышлы барып чыкса, бай нефть ятмалары америкалылар кулына күчәчәк. Украина–Россия конфликтын туктату да Трампка кирәкле очколар өстәр иде. Бу тарафта соңгы көннәрдә гадәттән тыш актив хәрәкәтләр бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре