Бер ана, өч баласы белән бәрәңге алырга барганда, машинасы юл кырыендагы сулы чокырга төшеп, барысы да һәлак булган

Чәршәмбе – 13 сентябрьдә Омск полициясенең матбугат хезмәте бер гаиләнең фаҗигале үлеме турында хәбәр бастырган. Бер ана өч баласын машинасына утыртып, балчык юлдан Поспелово авылына бәрәңге кырына юл тоткан. Бермәл машина “чыгымчылап”, юл кырыендагы сулы чокырга килеп төшкән.

Машинаның асты өскә килеп, ана кеше өч баласы – 12 һәм 7 яшьлек ике улы, 9 айлык кызы белән чокырдагы суда тончыгып үлгән. Бу хакта “MK.RU” яза.

Һәлак булган Александра исемле хатын-кыз – чыгышы белән Поспелово авылыннан. Әти-әнисе әле һаман шунда яши. Ул ишле гаиләдә туып үскән, ике энесе һәм бер апасы бар. Гаилә дус яшәгән. Александра үзенең тормыш юлында Михаил исемле ир-атны очраткан. Алар арасында яшь аермасы зур: полиция хәбәр иткәнчә, Александрага –27, Михаилга хәзер – 43 яшь.

Михаил да ишле гаиләдә үскән: аның алты энесе һәм сеңлесе бар. Беренче хатыны белән аерылышкач (аннан өч баласы бар) Александрага өйләнгән. Менә хәзер ул бер мизгелдә хатынын һәм өч баласын югалткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре