Бер атна эчендә кыяр бәясе 9,6 процентка кимегән

Ит һәм сөт ризыкларының әле һаман кыйммәтләнүе күзәтелә.

18-25 март аралыгында Татарстанда кыяр бәясе 9,6 процентка кимеп, 158 сумга калган. Шул ук вакытта сыер, сарык һәм дуңгыз ите 1,6 процентка кыйммәтләнгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Колбаса хакы – 0,4%ка, яшелчә һәм җиләк-җимеш – 6,6%, тавык ите хакы – 3,6%ка үскән. Туңдырылган балыкның уртача бәясе – 2,1%ка, йомырка – 2,4%, ярма һәм токмачныкы –2,8%ка үскән.
Бер атна эчендә балалар өчен консервлар – 1,1%ка, тоз – 2,8%ка кыйммәтләнгән. Он һәм икмәк-күмәч ризыклары хакы 1,1%ка, чәй һәм тәм-том – 2,3%, хәмер – 0,7%, сөт һәм әче сөт ризыклары хакы 0,8% процентка арткан.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, сайра консервы кыйммәтләнү продуктның чит ил чималыннан җитештерелүенә, административ киртәләргә һәм "Доброфлот” компаниясенә әле дәүләт ярдәме килеп җитмәүгә бәйле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

кыяр яшелчә IT бәя

Көн хәбәре