Бер ай эчендә Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 21 процентка арткан. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
- Узган атнада Татарстанда 11532 грипп һәм ОРВИ йоктыру очрагы теркәлде. Бу узган атна дәрәҗәсендә,-дип белдерде ул.
Шул ук вакытта республикада грипп белән авыручылар саны да арткан. Бүген ул барлык ОРВИ очракларының 26 процентын тәшкил итә. Любовь Авдонина белдерүенчә, соңгы арада республикада дуңгвз гриппы йоктыру очраклары да арткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез