Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, шушы вакыт аралыгында юлларда 30 авария теркәлгән. 7 кеше һәлак булган, 36 сы җәрәхәтләнгән-имгәнгән. Моннан тыш шушы чорда ГАИ хезмәткәрләре каршы як юлга чыгуның – 449 һәм иминлек каешы эләктермәүнең 2157 очрагын теркәгән.
Шулай ук балаларны утыртып йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 201 беркетмә төзелгән, җәяүлеләргә юл бирмәүчеләргә 426 штраф салынган.
Ел башыннан бирле Татарстан юлларында 26 кешенең гомере өзелде. Юл иминлеге сакчылары һава торышы көйсезләнгән көннәрдә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез