Газетага язылу

Бер авылда көнче ир сөйгәнен вәхшиләрчә үтергән

Баулы районында яшәүче 38 яшьлек ир сөйгәнен үтергән өчен хөкем ителәчәк. Тикшерү җинаять эше буенча җитәрлек дәлил туплаган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фаҗига Баулы районының бер йортында булган. Хокук саклаучылар фаразы буенча, кәеф-сафа корып утырганнан соң ир-ат көнчелек аркасында бергә яшәгән хатын-кызга һөҗүм иткән. Корбанын балта сабы белән кыйнаган ир, аны соңыннан буып үтергән. Хөкем карары чыкканчы гаепләнүче сак астында булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре