Газетага язылу

Бер авылдан 26 кеше хаҗ кылган

Балык Бистәсе районыннан 49 кеше шушы көннәрдә Гомрә хаҗы кылган. Шуларның 26 сы - Балтач авылыннан. Берьюлы шуның кадәр авыл кешесенең изге сәфәргә кузгалуы гайре табигый хәл. Хаҗ кылучыларның иң яшенә - 20, иң өлкәненә 75 яшь.

Арада ирле- хатынлы парлап баручылар да берничә. Лаеклы ялдагылар да, фермерлар да бар. Тырыш хезмәт белән көн күрүче балтачлыларны дини бердәмлеккә туплауда 11 ел авылда имам булып хезмәт куючы Фирдинанд хәзрәт Хәкимовның тырышлыгы бәхәссез. Татарстан Диния нәзарәте ярдәме белән ул авылдашларына очсызрак бәядән - 120 мең сумлык юлламалар да табып бирә. Дөрес, бу суммага туклану кермәгән була. Анысына авылдашлары күмәкләп ярдәм итә. Хаҗ сәфәренә төн уртасында кузгалган кардәшләрен алар мәчеттә мул сыйлы табыннар белән озата, төн уртасында кайтып керсәләр дә, кабат мул сыйлы табыннар белән мәчетләрендә каршы ала.
Гаҗәп һәм соклангыч...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре