Газетага язылу

Бер балалар бакчасында балаларга түшәм ишелеп төшкән (ВИДЕО)

Благовещенск балалар бакчасында балаларга түшәм ишелеп төшкән. Өч сабый зыян күргән — аларда гематом һәм төрле җәрәхәтләр бар бар.
⠀
Кечкенә төркемдәге уен бүлмәсендә штукатурка ишелеп төшә, бу вакытта анда 13 бала булган. Балаларын алырга килгән берничә ата-ана шаһит булган. Алар видеоны челтәргә урнаштырганнар да инде.

⠀
Түшәмне белгечләр карап чыга һәм бинаның "тузуы" белән бәйле рәвештә җимерелгән дигән карарга килделәр. Бу бакча инде 58 ел эшли икән. Хәзер аны вакытлыча ябарга, ә барлык тәрбияләнүчеләрне башка корпуслар буенча бүләргә дигән карар кабул ителгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

балалр бакчасы хәфер-хәтәр

Көн хәбәре