Ул исерек булган.
Кемерово өлкәсендә 25 яшьлек ир-ат винтовка белән мәктәпкә кермәкче булган. SHOT телеграм-каналы язганча, Владимир Воробьев иртән, дәресләр вакытында Красулино авылы урта мәктәбенә кереп, “Иж-60” пневматик винтовкасын вахтерга төбәгән.
Бик нык исерек булуы сәбәпле, телен әйләндереп, сүз әйтә алмаган. Полиция шундук килеп җиткән һәм сәрхушнең коралын тартып алган. Хәзер хокук саклау органнарына аның нинди максатта мәктәпкә килүен ачыкларга туры киләчәк.
Корал кулланып хулиганлык кылу турындагы статья буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа 7 елга якын ирегеннән мәхрүм итү яный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез