Бер ир-ат хатын-кызны бәрдертеп авария урыныннан качкан

7 июль төнендә Тверь шәһәренең Идел Аръягы районында хатын-кызны машина бәрдергән.

Төбәк автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Көнчыгыш күперенә менгән җирдә Опель автомобиле рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыккан хатын-кызны бәрдергән. Һәлакәт булган урыннан машина йөртүче качкан.

Автоинспекторлар авария урыныннан качкан ир-атны шәһәрнең Мәскәү районында тоткан. Машина йөртүче исерек булган.

Хатын алган җәрәхәтләрдән үлгән. Тулырак мәгълүмат ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре