Танылган блогер Ульяновск шәһәрендә яшәүче бу ирне табып, гаиләсенә кире кайтырга ярдәм иткән.
Сукбай ирне беренче тапкыр кемнәрдер 18 февральдә очраклы гына күреп алган. Алар җирле халык арасында танылган блогер – тормышта авыр хәлләрдә калган кешеләргә ярдәм итүче Антон Глетчеровка бу хакта сөйләгән, дип яза “kp.ru”.
Блогер сукбай белән танышкан. Аның 15 еллап элек хатыны-белән аерылышканын, канализация коесы тирәсендә 12 ел чамасы элек яши башлавын ачыклаган, үзен, “яшәү урынын” видеога төшергән.
Шуннан соң Антон видеосын социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә урнаштырган. Берникадәр вакыттан соң бичараның туганнары табылган. Алар ирне инде күптән бакыйлыкка күчкән дип уйлаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез