Бер ир-атның Әгерҗе хакимиятенә килеп хатынын үтерүе күренгән видео интернетта пәйда булды

Әгерҗе хакимиятендә ир-атның пычак белән өлкән яшьтәге ханымга һөҗүм итүе видеокүзәтүгә эләккән. Үтерүдә шикләнелеп, 61 яшьлек ир тоткарланган.

Исегезгә төшерәбез, кичә Әгерҗедә 61 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Аның күкрәге һәм муенына берничә тапкыр пычак белән кадаганнар. “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

https://vatantat.ru/2022/07/87104/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре