Чаллыда кайчандыр “утырып чыккан” 49 яшьлек ир-атны кулга алганнар. Ул 21 кешене (миллион сумнан артыграк суммага) алдауда гаепләнелә.
“Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып язганча, аферист йортларда яшәүчеләрнең чатларында үз хезмәтләрен тәкъдим иткән. Арзанлы бәядән кондиционер урнаштырырга, фатирны ремонтларга вәгъдә биргән.
Аферист үз хезмәте өчен заказчыдан аванс, кайвакыт тулы бәясен алган. Элемтәгә керү өчен телефон номерын, шәхси мәгълүматларын калдырган, акча алганлыкка распискалар биргән, кайбер вакытларда хәтта килешүләр төзегән. Түләүне төрлечә алган: заказчыдан “тере” акча белән дә түләткән, картасына да күчерткән. Шуннан соң ир-ат югалып торган. Пәйда булгалаган араларда, заказчыларның сорауларын җавапсыз калдырмыйча, яңадан-яңа сылтаулар табып, вакытны сузган. Инде вакытны башка сузар әмәле калмагач, чатлардан “киткән”, телефон номерын, яшәү урынын үзгәрткән.
Шулай итеп, аферист марттан июль аена кадәр Чаллыда яшәүчеләрне 1 миллион сумнан күбрәккә алдаган.
Соңрак аны тоткарлаганнар. Гаебен таныган. Үзе әйтүенчә, кешедән җыйган акчасын бурычын түләүгә, башка чыгымнарына тоткан. Китерелгән зыянны капламаган. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эшләре кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез