Бер ир хатынының күз алдында яңа туган баласын идәнгә ыргытып үтергән

Кызыл шәһәрендә яшәүче бер адәм хатынының күз алдында яңа туган сабыеның җанын кыйган.

Кызыл шәһәрендә бер ир-ат яңа туган сабыен үтергән. Фаҗига 2 августта Иркутск урамында килеп чыккан. Бу хакта “РЕН ТВ” Россия Тикшерү комитетының Тыва Республикасы буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Фаҗига болай булган. Ир белән хатын арасында бик каты ызгыш чыккан. Бермәл ир ачудан үзен-үзе белештермәс хәлгә җитеп, нарасыйны кулына алган да идәнгә ыргытмакчы булган. Ана кеше баласын тотып калган. Ләкин вәхши нәни малайны әнисе кулыннан тартып алып, идәнгә тотып аткан.

Сабыйны хастаханәгә китергәннәр. Биредә ул икенче көнне җан тәслим кылган.

“Хәзерге вакытта ир-ат тоткарланган. Аңа гаепләү белдерелгән”, - диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре