Башкортстанның Иглин районында бер көтү ат боз астына төшеп, бата язган. Хайваннарны судан чыгару видеосын социаль челтәрләрдәге битендә ат караучы Сәгыйтьҗан Идиятуллин бастырып чыгарган. Фермер сүзләренчә, һәлакәтнең сәбәбе - һава торышының салкын булмавы.
"Атлар су өстенә гадәт буенча кергәннәр", - дип ачыклык кертте ир-ат.

Бәхеткә, суга төшкән хайваннарны вакытында күреп алганнар. Атларны бау белән дә, кран һәм махсус техника ярдәмендә судан чыгарганнар.
"Аллага шөкер, барысы да яхшы узды, барысын да тартып чыгардык, оператив эш иттек!"- дип шатлыгы белән уртаклашкан Сәгыйтьҗан.
Ул көнне 11 ат боз астына киткән, алар барысы да коткарылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез