Бер кыз никахы алдыннан кыярга тончыгып үлгән

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә 21 яшьлек Эвелина никахы алдыннан тончыгып үлгән. Бу хакта яза newsbash.ru хәбәр итә. 

Стәрлетамакта яшәүче Эвелина Мәләвездә читтән торып  белем алган. Җәйге сессия вакытында бер студент кыз белән фатир арендага алып имтиханнарына әзерләнгән. Тик 18 июнь кичендә ашаганда кыяр белән тончыккан. Бүлмәдәше кызны  коткармакчы була, тик беренче ярдәмне тиешенчә күрсәтә алмый. Ул  ярдәм итә алмаячагын аңлап, күршеләрен чакыра.   Алар арасында булган медицина хезмәткәре дә ярдәм итә алмагач, «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Тик алар килгәндә кызның гомере өзелгән була.

Эвелинаның туганнары «ашыгыч ярдәм»не соңга калуда гаепли. Чөнки хисапта 6 минут дип язылса да, «ашыгыч ярдәм» 12 минуттан гына килгән.

Мәрхүмә кызны якыннары яхшы яктан искә ала: ул бик ачык, аралашучан булган. Пекарняда эшләгән һәм сөйгәне белән сентябрьдә никах укытырга җыенган булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре